Тарихлардан һәм әдәби әсәрләрдән укып белгәнебезчә, 1941 нче елның 5 - 6 нчы декабрь - Бөек Ватан сугышының кискен борылышы, ягъни совет гаскәрләренең контратака башлаган көннәре. Шушы тарихи момент фашист гаскәрләренең җиңелүенә китерә, ә совет халкының җиңүгә зур ышанычын тудыра. Быелның 5 декабрендә Мәскәү янындагы Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Шушы уңайдан Яңа Кәкерле авылында Зариф Закир улы Алимов бюсты янында митинг үтте. Анда оешма һәм предприятие коллективлары, Яңа Кәкерле төп мәктәбе коллективы, ветераннар, авыл җирлеге башлыгы катнашты.
Каһарман сугышчыларны искә алып, аларның батырлыклары алдында баш идек. Авылыбыз горурлыгы булган Зариф Закир улы Алимов бюстына венок куйдык.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!