2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Нәкъ 21 нче февраль көненең сайлап алынуы очраклы түгел. 1952 нче елда бу көнне ул чагындагы Пакъстанда бенгал теленә дәүләт статусын бирүне яклап көрәшүче 5 студент һәлак була.