21 нче февраль көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе “Кар десанты -2017” не Иске Ишле урта мәктәбеннән кабул итеп алды. Бу көнне укучылар, батырларны кабат искә алып, Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюстына венок куйдылар. Ике авыл командасы арасында волейбол ярышы оештырылды. Ә без эстафетаны Иске Кәкерле урта мәктәбенә тапшырдык.