Бүген район үзәгендә пенсия яшендәгеләрнең спортакиадасы булып үтте. Өченче буын вәкилләре үзара ярыштылар. Безнең җирлек спортчылары Миначева Р. Б. пневматик мылтыктан ату буенча беренче урын, Асадуллина И. Х. йөгерүдә 1 урын, дартста 3 урын, Шарафутдинов И.Ф. дартста 3 призлы урынны яуладылар. Өлкән спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!


