Иске Ишле авылында туып үсеп шушында гомер итүче бүген 90 яшен тутыручы Рахимова Әминә Мөхәррәм кызының туган көне. Әминә апа 8 бала тәрбияләп үстергән, сугыш чырында окопын да казыгын, урманын да кискән, икмәк үстергән гади авыл хатын- кызы. Бүгенге тормышына бик канәгать Әминә апа. Ул дәүләтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәтле. Юбилярны туган көне белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Э.С. Ахметов, авыл җирлеге башлыгы Р.У. Мухаметзяновлар килде. Алар юбилярга Президент В. В. Путинның котлавын һәм район башлыгы А.В. Шадриковның бүләген тапшырдылар үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
.jpg)