Сабантуй – татар халкының, шулай ук Татарстан Республикасының барлык күпмилләтле халкының иң яраткан һәм иң көтеп алынган бәйрәме. Ул бөтен җирдә киң колачлап, гөрләп уза. Аның Сабан туе дип аталуы да юкка гына түгел, чөнки мең еллап тарихы булган бу бәйрәмне татар халкы элек-электән кырларда сабан чәчүләре тәмамлангач уздыра. Нәкъ менә Сабан туенда, милли традицияләрне, дуслык-туганлык җепләрен гасырлар буенча саклап килә һәм ныгыта торган, туган телебезгә һәм мәдәниятыбызга булган мәхәббәтне буыннардан-буыннарга җиткерә торган “сабан бәйрәмендә” һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерәләр, аларны хөрмәтлиләр. Татарстаныбыз барлык җитештерү тармакларында эшләүче хезмәтчәннәрнең, фән һәм иҗат зыялылары вәкилләренең уңышы белән, спортчыларыбыз яулаган җиңүләр белән чын мәгънәсендә горурлана ала.