Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә авылның барлык ир-егетләре җыелган иде. Аларны Ватанны саклаучылар көне белән Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Р. Мухаметзянов, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры Ш. Абрахманов котладылар. Мәктәп балалары концерт куйдылар. Бергәләшеп күңелле ярышларда катнаштылар.
19 февраль көнне Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Р. Мухаметзянов сугышта әтисен югалткан Закиров Заир Шакир улына, Республика ветеран Советының бүләген тапшырды. Заир абыйның ул еллардагы атасыз балаларның кичергән тормышын сөйләгәндә күзләреннән мелдерәп яшләр акты. Ул Республикабыз, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дөньяларның тыныч булуын теләде.
Яңа Кәкерле авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә М.Җәлилгә багышлап "Моңлы бер җыр" исемле кичә үткәрде
15 февраля 2016 года исполнилось 100 лет Гафуровой Музейзине Сабирзяновне. Ее поздравили Глава Дрожжановского муниципального района Шадриков Александр Валерьевич, глава Новоишлинского сельского поселения Мухаметзянов Радик Усманович, дети, внуки и правнуки.
14 февраль көнне Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән авылларда Россия чаңгы юлы - 2016 ярышлары булып үтте. Бу ярышларда Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе, җирле үзидарә, культура учрежденияләре бик теләп катнаштылыр.
13 февраль көнне Яңа Кәкерле авылында Әвганчы сугышчылар белән очрашу булып үтте. Әфганчыларга куелган монументка чәчәкләр куелды. Якташыбыз Татарстанның атказанган артисты ИлСаф (Илсур Сафин) әфганчыларга үзенең теләкләрен моңлы җырлары аша җиткерде. Бу чараны оештыруда ярдәмнәре өчен мәктәп коллективына, ИлСафка, әфганчыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Высоким чувством окрыленный, Когда-то в давние года Придумал кто-то день влюбленных, Никак не ведая тогда, Что станет этот день любимым, Желанным праздником в году, Что Днем святого Валентина Его с почтеньем назовут. Улыбки и цветы повсюду, В любви признанья вновь и вновь... Так пусть для всех свершится чудо - Пусть миром правит лишь любовь!
11 февраль көнне авыл җирлеге башлыгы шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян фермер хуҗалыклары җитәкчеләре,авыл активы белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә халыктан җыелучы сөтнең бәясен тешермәү, КФХ ларда 1 га җирдән алына торган табышның түбән булуы һәм аны күтәрү буенча кискен бурычлар куелды. Язгы чәчүгә әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәклеге турында кисәтелде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы Президентының 2016 елга шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү карары белән таныштырды
6 нчы февраль көнне Яңа Кәкерле авылында хәйрия концерт – марафоны үткәрелде. Концерттан җыелган акча район үзәгендә төзелүче "Җәмигъ" мәчете фондына күчерелде.
29 январь көнне 15.30 сәгатьтә Яңа Ишле авыл җирлеге административ бинасында авыл җирлегенең еллык җыены булды. Авыл җирлеге, арофирам, полициянең участок вәкиле, мәктәп директорлары еллык эшләренә отчет тоттылар. Җыенда район Башлыгы А.В. Шадриков һәм районның службалары катнашты. Александ Валерьевич еллык эшкә нәтиҗә ясап киләчәккә район үсешенең максатлары һәм планнары белән уртаклашты.