Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
ВИЧ- ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. Безнең районда ВИЧ-инфекция белән авырау очраклары 1999 елдан теркәлә башлады. Бүгенге көндә район буенча әлеге авыруның 34 очрагы теркәлгән, шуның 13е инде вафат булган. Хәзерге вакытта район буенча 15 кеше исәптә тора, аларның 10сы-ир-атлар булса, 5се-хатын-кызлар.
ВИЧны йоктырганн соң күпчелек кеше берни дә сизми. Кайчакларда авыруны йоктырганнан соң гриппка охшашлы билгеләр күренә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә). Авыруны йоктырган кеше еллар дәвамында үзен яхшы, сәламәт хис итәргә мөмкин. Әлеге чор яшеренгеч стадия дип атала. Әмма бу чорда организмда бернинди процесс та бармый дип уйлау ул ялгышу. Организмга авыру эләккәннән соң иммун система иммун җавап та кайтара. Ул авыруны китереп чыгаручыны юк итәргә тырыша. Моның өчен иммун система антитәнчекләр барлыкка китерә. Антитәнчекләр авыруны китереп чыгаручыны үтерергә тырышалар. Моннан тыш, канның махсус ак күзәнәкләре (лимфоцитлар) дә авыру чыганагы белән көрәшергә тотыналар. Кызганычка каршы, ВИЧ белән көрәшкәндә иммун система аны җиңә алмый. Ә менә ВИЧ үзе әкренләп иммун системаны җимерә башлый. Кеше ВИЧны йоктырганнан соң ул әле СПИД белән авырый дигән сүз түгел. СПИД үсеш алганчы әле 10-12 ел үтәргә мөмкин. СПИД- ул ВИЧ белән авырый башлауның соңгы стадиясе.
ВИЧ-инфекция табигый һәм ясалма юл белән дә күчә ала. Табигый юлга түбәндәгеләр керә: җенси мөнәсәбәт вакытында, яра аша канга вирус эләккәндә, ВИЧ-инфекцияле әнидән балага. Ясалма юл аша: медицина процедураларын хастаханәдән тыш башкарганда, венага наркотиклар керткәндә, татуировка ясагандастериль булмаган җиһазлар белән косметик, маникюр, педикюр процедуралар үткәргәндә. ВИЧ, шулай ук авыру кешенең канын кешегә салганда да күчә ала.
ВИЧ һава-тамчы, су, көнкүреш юлы аша, бер посудадан, бәдрәфтән файдаланганда, тарнспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассенда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми. Кеше, гадәттә, авыруны йоктыруын белгәннән соң “миңа күпме яшәргә калган икән” дип борчыла башлый. Бу сорауга анык кына берни дә әйтеп булмый. Һәр кешедә ул төрлечә үтә. Әмма бүгенге көндә ВИЧ-инфекция һәм СПИД йоктырган кешеләр, башка еллар белән чагыштырганда, озаграк яши башладылар. Әлеге авыруларны дәвалау да нәтиҗәлерәк була бара. 1996 елда вируска каршы катнаш терапия кулланыла башлаганнан бирле ВИЧ-инфекцияле һәм СПИДлы кешеләрнең гомер озынлыгы артты.
Рәмзия Мингалеева, йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы.
Наши мамы – самые святые, самые родные, дорогие и близкие для нас люди.
Их добрату ничем не измерить! 28 ноября в МБОУ “Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З.”прошел торжественный праздничный вечер, посвященный ко Дню матери.На празднике в честь наших мам дети исполняли задушевные песни, читали стихи. Между командами девочек организовали игру – соревнования. Праздничный вечер завершился чаепитием.Родители и дети остались довольны.
Кадерле әниләребез!
Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Тормышыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, балаларыгызның кадер - хөрмәтен тоеп яшәргә язсын!.
Бүген 10.00 сәгатькә Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән сайлау участокларында үзсалым буенча җирле референдумда 90% ка якын сайлаучы үз тавышларын бирде.
Шимбә көнне район башлыгы урынбасары А.И. Сарафанов Республикакүләм "Чиста Яр буе" акциясендә җиңү яулаган Яңа Ишле авыл җирлеген тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Мухаметзянов Р.У. мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Хөрмәтле авылдашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң узган 25 елда Татарстаныбыз танымаслык булып үсте, ныгыды, матурайды. Моны без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Шуңа да 6 ноябрь – һәрберебез өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Шул уңайдан һәркемгә кайнар котлауларымны юллыйм. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен.
Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 4 ноябрь көнне Мәскәү районы базарында авыл хуҗалыгы продуктлары белән Яңа Ишле, Яңа Элмәле авыл җирлекләре катнашты. Казанлыларга 3000 кг артык яшелчә, өлкәннәргә Яңа Элмәле урта мәктәбе кайнар рызык белән чәй тәкъдим итте. Барлык алып барган продукталар тиз арада сатылып бетте.Башкала халкы, бигрәктә өлкәннәр бездән кәнагать калдылар.
Поздравляем с Днем народного единства! Желаем, чтобы не только сегодня, но и каждый день мы ощущали силу и дух, культуру и могущество Родины. Чтобы понимали, что все мы едины! Каждый человек — это крупица. И в то же время, он — это звено огромной и могущественной цепи, то есть человечества! Добра всем, благополучия и силы духа!
Россияне смогут дополнительно отдохнуть 9 марта и 2 мая. Также произойдет перенос выходных с субботы 28 апреля на понедельник 30 апреля, с субботы 9 июня на понедельник 11 июня и с субботы 29 декабря на понедельник 31 декабря.
Получается, что зимние каникулы для россиян начнутся 30 декабря 2017 года и закончатся 8 января 2018 года. Далее будет трехдневный отдых с 23 по 25 февраля, который придется на День защитника Отечества. На Международный женский день будет четыре выходных - с 8 по 11 марта. С 29 апреля по 2 мая будет возможность отпраздновать День Весны и Труда, 9 мая отметить День Победы. Еще три дня с 10 по 12 июня придется на празднование Дня России. На День народного единства можно будет отдохнуть три дня - с 3 по 5 ноября.