8 мая в селах Новоишлинского сельского поселения состоялись митинги посвященной ко Дню Победы.
Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз – яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле авылдашлар! Быел без 72 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз. Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде.
Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов
Җирлектә санитар ике айлык дәвам итә. Барлык учрежденияләр дә үз тирәләрен җыетырдылар. Хәзер урман полосаларын, санкцияләнмәгән чүплекләрне җыештыру бара.
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларымны кабул итегез! 1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестәндә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйм. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегездә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Глава Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан А.В. Шадриков вручил Почетную грамоту Ассоциации Совета муниципальных образований РТ Радику Мухаметзянову, главе Новоишлинского сельского поселения Дрожжановского района.
Яңа Ишле авыл җирлегендә бер сугыш ветераны тугыз тыл калган хатын - кыз яши. Бүген аларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Ш.А. Алиуллов авыл җирлеге башлыгы Р.У. Мухаметзянов Татарстан Президентының Бөек Җиңүнең 72 еллыгына бүләкләрен тапшырдылар. Ветераннарга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Встреча с представителем Общественного Совета по итогам Всероссийской недели добра
Бүген район үзәгендә пенсия яшендәгеләрнең спортакиадасы булып үтте. Өченче буын вәкилләре үзара ярыштылар. Безнең җирлек спортчылары Миначева Р. Б. пневматик мылтыктан ату буенча беренче урын, Асадуллина И. Х. йөгерүдә 1 урын, дартста 3 урын, Шарафутдинов И.Ф. дартста 3 призлы урынны яуладылар. Өлкән спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Электронная презентация «Сила – в единстве»
Встреча родителей с детьми «У нас в семье все дружат с книгой»