2 мартта Ринат Рахматуллин өр-яңа концерт программасы белән Яңа Кәкерле мәдәният йортында концерт куя. Башлана 19.00 сәг. Билет бәясе 200 сум. Концертка рәхим итегез.
23 февраль көнне районның җир бюросы директоры Рафаэль Заббаров белән Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов сугыш ветераны Залалтдинов Фәтих абыйда булдылыр. Аны Ватанны саклаучылар көне белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
23 февраль көнне Чүпрәле районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Җәмиг мәчетендә районның барлык имамнары белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында Иске Ишле мәчете имамы Ибрагим хазрәт Сабитовка рәхмәт хаты тапшырды. Ибрахим хазрәтне зур бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз.
21 нче февраль көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе “Кар десанты -2017” не Иске Ишле урта мәктәбеннән кабул итеп алды. Бу көнне укучылар, батырларны кабат искә алып, Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюстына венок куйдылар. Ике авыл командасы арасында волейбол ярышы оештырылды. Ә без эстафетаны Иске Кәкерле урта мәктәбенә тапшырдык.
В связи с празднованием Дня защитника Отечества 22 февраля 2017 года с 10.00 до 14.00 часов Отделом ПФР в Дрожжановском районе РТ организовано «Горячая линия» для ветеранов, участников и инвалидов Великой Отечественной войны и ветеранов боевых действий, получающих выплаты в Пенсионном фонде по вопросам, относящимся к компетенции органов ПФР. Телефон горячий линии 2-31-33.
Начальник Отдела ПФР Ильмир Измайлов
2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Нәкъ 21 нче февраль көненең сайлап алынуы очраклы түгел. 1952 нче елда бу көнне ул чагындагы Пакъстанда бенгал теленә дәүләт статусын бирүне яклап көрәшүче 5 студент һәлак була.
Бүген Яңа Кәкерле авылында гомер итүче Камалова Шәмсенур апага 90 яшь тулды. Хезмәт ветераны , Герой –ананы котларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сарафанов Алексий Иванович килде. Ул аңа РФ Президенты В.В. Путинның котлавын җиткерде, район Башлыгы А.В. Шадриковның бүләген тапшырды һәм үзенең җылы теләкләрен теләде.
15 нче февраль көнне Яңа Кәкерле авыл китапханәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу сәгате үткәрелде.
Более 70 человек приняли участие в спортивном мероприятии «Лыжня России- 2017», организованном Новоишлинским сельским поселением 12 февраля 2017 года.
10 нчы февраль көнне Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә "Парламет дәресе" үткәрелде. Парламент дәресендә Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы, Чүпрәле муниципаль район Советы депутаты Радик Мухаметзянов катнашты һәм "Татарстан -2030: республика үсешендә минем өлешем" дигән темага чыгыш ясады. Укучыларның күп кенә сорауларына җаваплар бирде.