НОВОСТИ


12
октября 2017 г.
четверг

10-11 октября в рамках проведения мероприятий «Неделя леса»  жители сельского поселения,  сажали деревья, проводили благоустройство территории лесопосадки. Было посажено 107 шт. деревьев вдоль оврагов. Данная акция продолжается. В школах для учащихся  проведено внеурочные мероприятия  на тему «Лес. Что мы знаем о нём». Учитель биологии Никитин С.Н.  рассказал об изменениях, которые произошли в ближайшем лесу в период засухи 2010 года, о том, как выживают растения, где им лучше спастись от погодных невзгод, о том, как защищены растения леса.


10
октября 2017 г.
вторник

Күрше республиканың Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, монда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тилчә чыганагына фермер хуҗалыгына Урта Азиядән санкциясез кертелгән сарыклар гаепле. Шул сәбәпле, Башкортстанда 500 мөгезле-эре терлек юк ителәчәк.

Тилчә (ящур) нәрсә ул?

Ул – пар тояклы малларда очрый тоган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.

Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк

Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә; мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга; терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга; хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә; ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска; яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә; малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә; тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы. авыру яки шикле малларның урынын күчерергә; малларны чалуны туктатырга; хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.

 

 


6
октября 2017 г.
пятница

Уважаемые труженики и ветераны агропромышленного комплекса! От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником — Днём работника сельского хозяйства  и перерабатывающей промышленности!

 


5
октября 2017 г.
четверг

Хөрмәтле  укытучылар,    мәгариф  ветераннары, коллегалар!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң яхшы теләкләремне  һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм!

 

Бу көнне без үз гомерләрен иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе — укытучы хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Нәкъ  менә укытучы балаларга белем бирә, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияли, хезмәт итәргә һәм фикерләргә, иҗади кешеләр булырга өйрәтә.                21 гасырның лаеклы буынын тәрбияләү — гаять зур җаваплылык һәм олы ихтирамга  лаек  авыр хезмәт.

Безнең  җирлектә үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган,  укучылар йөрәгендә ихлас белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар күп.  Җирлегебезнең  горурланырлыгы бар: безнең педагоглар яңа мәгариф технологияләрен уңышлы куллана,  үзләренең белемнәрен арттыра,  уңай нәтиҗәләргә ирешә. Конкурсларда җиңүләр, укучыларның төрле дәрәҗәдәге олимпиадалардагы уңышлары шул турыда сөйли.

Кадерле укытучылар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, иртәге көнгә ышаныч, максатка омтылган һәм игелекле укучылар, сайлаган эштә иҗади уңышлар һәм белем баскычлары буйлап өскә күтәрелүегезне телим! Сез балаларга юмарт биргән күңел җылысы үзегезгә яңа игелекле казанышлар өчен энергия булып кайтсын!

 

   Сезгә ихтирам белән

  Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы         Р.У. Мухаметзянов


30
сентября 2017 г.
суббота
Межевание: основные правила согласования границ земельных участков

29
сентября 2017 г.
пятница

Бүген Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәп бинасында барлык өлкәннәрне җыеп “Өлкәннәр көне” нә багышланган чара үтте. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Р.У. Мухаметзянов, мәктәп директоры Ш.М. Абдрахманов, авыл имамы Ә.Т. Багаутдинов котладылыр. Кичәне ямләндереп укучылар, укытучылар катнашында концерт куелды. Өлкәннәребездә сынатмады җыр биюләре белән яшь буынга үрнәк күрсәттеләр. Соңыннан  өлкәннәребез ашханәдә тәмле ризыклар, сомовар  чәе белән сыйландылар.

Сезнең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык. Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык.

28
сентября 2017 г.
четверг

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Җирлегебездә 223 өлкән кеше яши. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ветераннарыбызны җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.

 

Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да сезгә карап, сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.

 

Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!

 

                                            Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы   Р.У. Мухаметзянов

 

 


16
сентября 2017 г.
суббота

Сегодня жители Новоишлинского сельского поселения участвовали на массовых республиканских соревнованиях "Кросс Татарстана - 2017"


8
сентября 2017 г.
пятница

Симптомы энтеровирусной инфекции

Энтеровирусная инфекция (ЭВИ) – группа острых вирусных инфекционных заболеваний, вызываемых энтеровирусами, поражающих преимущественно детское население и характеризующихся лихорадкой, поражением миндалин, центральной нервной системы, желудочно-кишечного тракта, кожными проявлениями и поражением других органов и систем. Наиболее тяжелыми формами энтеровирусной инфекции являются энтеровирусный менингит и энцефалит, которые начинаются остро с повышением температуры до 39-40ºС, сильной головной болью, многократной рвотой, возможны боли в желудке, судороги, спутанное сознание, появление сыпи. Инкубационный период (период от попадания вируса в организм человека до появления первых клинических признаков) при энтеровирусной инфекции составляет от 1 до 10 дней (чаще 2-5 дней). Как происходит заражение Вирусы в окружающую среду могут попадать от больного человека или человека, который является вирусоносителем. У вирусоносителей нет никаких проявлений заболеваний, однако вирусы находятся в кишечнике и выделяются в окружающую среду с калом. Такое состояние может наблюдаться у переболевших энтеровирусной инфекцией после клинического выздоровления, либо у людей, у которых вирус попал в организм, но не смог вызвать заболевание из-за сильного иммунитета. Энтеровирусная инфекция передается через зараженную воду и пищевые продукты, при пользовании предметами, загрязненными выделениями больного, а также воздушно-капельным путем при кашле и чихании. Попав в окружающую среду, вирусы могут сохраняться довольно долго: они остаются жизнеспособными при комнатной температуре в течение нескольких дней, при температуре 37ºС сохраняются в течение 50-65 дней, выживают в водопроводной воде 18 дней, в речной воде 33 дня, в сточных водах 65 дней. Но погибают при температурах свыше 50ºС (при 60ºС за 6-8 мин., при 100ºС – мгновенно), губительно действуют на энтеровирусы ультрафиолетовое облучение и высушивание. Профилактика энтеровирусной инфекции Чтобы свести риск заражения энтеровирусной инфекцией до минимума рекомендуем придерживаться следующих правил: · не использовать для питьевых целей воду из водоисточников, не предназначенных для питья (колодцы, фонтаны, ключи, озера, реки и т.д.); · не заглатывать воду при водных процедурах, купании в открытых водоемах, бассейнах; · употреблять для питья только кипяченую или бутилированную воду и напитки в фабричной расфасовке; · тщательно мыть фрукты и овощи перед употреблением под проточной водой, ополаскивать кипяченой водой, особенно если они предназначены для детей; · иметь разделочный инвентарь (ножи, разделочные доски) отдельно для сырых и готовых продуктов, салатов, хлеба и использовать по назначению; · соблюдать элементарные правила личной гигиены: тщательно мыть руки с мылом перед каждым приемом пищи, после посещения общественных мест, прихода домой с улицы. Не забывайте прививать детям правила личной гигиены с самого раннего возраста. · при появлении первых признаков заболевания не заниматься самолечением, срочно обратиться за медицинской помощью (вызвать на дом врача из поликлиники по месту жительства или, в случае тяжелого состояния, бригаду скорой медицинской помощи и следовать их рекомендациям).

Гузель Мушарапова

 


5
сентября 2017 г.
вторник

Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның  5 сентябрь көненә багышлана.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International