03 марта 2017 года Генеральным прокурором Российской Федерации издано распоряжение №139/7р «Об организации проведения в органах прокуратуры Российской Федерации Всероссийского дня приема предпринимателей».
Распоряжением установлено, что днем Всероссийского приема предпринимателей является первый вторник каждого месяца начиная с апреля 2017 года.
Во исполнение вышеупомянутого Распоряжения прокуратурой Дрожжановского района Всероссийский прием предпринимателей будет осуществляться начиная с 04 апреля 2017 год в рабочее время в здании прокуратуры Дрожжановского района по адресу: село Старое Дрожжаное, улица С. Нафиева, дом 20.
Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып дуслашалар, күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!
18 март көнне Яңа Кәкерле мәдәният йортында халык талантлары йолдызлыгы фестивале булып үтте. Тамашачылар концерттан бик канәгать калдылар. Барлык катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
18 март көнне Яңа Кәкеле мәдәният йортында халык талантлары йолдызлыгы фестивале була. Башлана 19.00 сәг.
Исегезгә төшерәбез, һава температурасы 0 градустан югары булса, бозның ныклыгы 25% ка кими. Шуңа да бозга тешүдән тыелыгыз.
7 март көнне авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә хатын - кызларны җыеп бәйрәм чаралары үткәрелде.
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.
Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда - космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.
Без һәммәбез "әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне - дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша. Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
Сезгә ихтирам белән, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов
2 мартта Ринат Рахматуллин өр-яңа концерт программасы белән Яңа Кәкерле мәдәният йортында концерт куя. Башлана 19.00 сәг. Билет бәясе 200 сум. Концертка рәхим итегез.
23 февраль көнне районның җир бюросы директоры Рафаэль Заббаров белән Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов сугыш ветераны Залалтдинов Фәтих абыйда булдылыр. Аны Ватанны саклаучылар көне белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
23 февраль көнне Чүпрәле районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Җәмиг мәчетендә районның барлык имамнары белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында Иске Ишле мәчете имамы Ибрагим хазрәт Сабитовка рәхмәт хаты тапшырды. Ибрахим хазрәтне зур бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз.