1 апрельдән Татарстанда социаль пенсияләр артты

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттылар , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.

Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре артты. Пенсия арту шулай ук Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билегесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.

         Социаль пенсия алучылар да апрельдә  арткан пенсия алачак. Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә булмаган балалар әлеге категориягә карыйлар.

         “Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Ә инде  картлык буенча социаль пенсия алучыларны рәсми рәвештә эшләү факты  индексацияләүдән генә түгел, пенсиясеннән тулысынча мәхрүм итә. Пенсионер эшләгән чорда пенсия вакытлыча туктатылып тора”,- ди Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International