НОВОСТИ


27
ноября 2015 г.
пятница

“Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!


26
ноября 2015 г.
четверг

26 ноябрьдә  Яңа Кәкерле авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Әниләр көненә "Ана-бөек исем! " - исемле кичә үткәрде  


22
ноября 2015 г.
воскресенье

Сегодня в филиалах Старые Ишли и Новые Ишли агрофирмы «Ак Барс Дрожжаное» прошел семинар, где приняли участие руководители хозяйств, заведующие молочно- товарных ферм, специалисты по отрасли животноводства.


16
ноября 2015 г.
понедельник

1 декабря по всей Республике объявлен Единым днем приема граждан. В этот день с 8.00 до 17.00 Глава Новоишлинского сельского поселения Мухаметзянов Радик Усманович будет вести приемы граждан.


14
ноября 2015 г.
суббота

13нче ноябрь көнне Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә  Чүпрәле муниципаль районы пенсия фонды җитәкчесе Измайлов Илмир Расихович белән эшлекле очрашу булып үтте.Очрашуда мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы,укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамил Шамил улы,өлкән сыйныф укучылары,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты.

Мәгълүмат чаралары һәрдаим пенсия фонды тармагына караган яңалыклар белән таныштырып торса да, бу өлкәдә күп нәрсәне белеп бетермәвебез ачыкланды. Илмир Расихович пенсия фондының башкарган хезмәте белән таныштырды һәм презентация ярдәмендә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Соңыннан күп санлы сорауларга төгәл җаваплар биреп,үзенең үтә итагатьле,тәрбияле һәм белемле булуын да раслады.

Шулай ук ул “Финанс грамоталылык көне”нә карата әйтелгән чыгышында мисаллар ярдәмендә күп төрле мәгълүматлар җиткерде һәм барыбызны да уйланырга мәҗбүр итте.Югары сыйныф укучылары өчен бу мәгълүматлар бигрәк тә кыймәтле булып тора. Шуңа да бу очрашуны бик кирәкле дип уйларга нигез бар.Киләчәктә дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикерләр әйтелде. Очрашу ахырында Шамил Мөбәрәкҗан улы Илмир Расих улына барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде.Бүгенге очрашуның дәвамлы булачагын әйтте. Үз чиратында Илмир Расихович укучыларны үзләренә экскурсиягә чакырды.Димәк,мондый эшлекле очрашулар дәвам итәчәк.

Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлинә Насибуллина.

 


12
ноября 2015 г.
четверг

Борынгы йолаларыбызны кире кайтару максатыннан Яңа Кәкерле, Яңа Ишле китапханәләре "Каз өмәсе "үткәрде.


10
ноября 2015 г.
вторник

10 ноября 2015 года в МВД Татарстана прошли праздничные мероприятия, посвященные Дню сотрудника органов внутренних дел Российской Федерации. В торжественных мероприятиях приняли участие Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, Главный федеральный инспектор по Республике Татарстан Ренат Тимерзянов, руководитель аппарата Президента Республики Татарстан Асгат Сафаров, Министр внутренних дел по Республике Татарстан Артем Хохорин. Рустам Минниханов поздравил с профессиональным праздником всех, кто считает своим призванием служение закону. «Твердо убежден в том, что сотрудники МВД Татарстана справятся с любыми задачами, – подчеркнул глава республики. – Доказательством тому служат успешно проведенные Универсиада-2013, Чемпионат мира по водным видам спорта, выборы различных уровней». Также Президент РТ отметил, что в настоящее время важно жестко пресекать попытки дестабилизации обстановки, заверив, что республика со своей стороны поможет решить возможные нужды и проблемы полиции. Особо отличившимся сотрудникам оперативных подразделений Рустам Минниханов вручил правительственные награды: медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени, а также медали «За отвагу», «За отличие в охране общественного порядка». За заслуги в поддержании законности и правопорядка при подготовке и проведении Чемпионата мира по водным видам спорта в городе Казани медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» награжден заместитель начальника полиции МВД по РТ Фяргат Мухаметзянов.

Поздравляем односельчанина с высокой наградой, желаем крепкого здоровья и успехов в нелегком труде.

 

 

 

 


9
ноября 2015 г.
понедельник

 Новокакерлинская сельская библиотека филиал №15 совместно со школой  проводила урок культуры.


7
ноября 2015 г.
суббота

Яңа Кәкерле  авыл  китапханәсе каршында “Ак калфак” түгәрәге эшли башлады.Аның җитәкчесе авыл  китапханәче  Миначева Рәйнә Б.


5
ноября 2015 г.
четверг

6 ноябрь яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.

         Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз һәм җирлегебез ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

         Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы, димәк, эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.

         Хөрмәтле авылдашлар, сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.

 

 


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International