НОВОСТИ


19
мая 2015 г.
вторник
Яңа Кәкерле авылында гомер итүче Закиров Заир Закир улына 20 майда 85 яш тула. Хөрмәтле Заир Закир улы! Яңа Ишле авыл җирлеге Советы, Башкарма комитеты, авыл җирлеге ветераннар советы олы бәйрәмегез белән  чын күңелдән котлый, Сезгә исәнлек - саулык, гаилә бәхете, балаларыгызның уңышларына куанып озын, озак бәхетле картлык кичерергә язсын дигән теләктә кала.

15
мая 2015 г.
пятница

Хөрмәтле коллегабыз Җәүһәрия Зәкиевна! Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе. «Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. Җәүһәрия Зәкиевна ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!  Киләчәктә дә, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

                                       Яңа Ишле авыл җирлеге хезмәткәрләре.

Бүген безнең авыл җирлегендә праймериз үтте. Әлеге сүзне, партия эчендә алдан тавыш бирү дип аңларга кирәк.  Әлеге алым беренчеләрдән булып, “Бердәм Россия”  сәяси партиясе тәҗрибәсендә кулланыла башлады. 2015 елның 13 сентябрендә ТР Президент сайлаулары белән бергә, муниципаль хакимият органнарына – авыл җирлекләренә депутатлар да сайлаячакбыз. Праймеризда  15 депутатлыкка кандидиат тәкъдим ителде. Сайлауга хокукы булучылар,  аларның 10 сын сайлады. Депутатлыкка кандидатларга сайлауларда уңышлар телибез.


10
мая 2015 г.
воскресенье
Татарстанның атказанган артисты ИлСаф (Илсур Сафин) туган авылында сугыш һәм хезмәт ветераннарына концерт куйды. Концертны тамаша кылырга район башлыгы А.В. Шадриков, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Ф. Җәлалов килгәннәр иде. Аалександр Валерьевич концерт барышында ветераннарыбызны җиңү көне белән котлады. ИлСафны  туган көне белән котлап уңышлар, моң  чишмәсенең саекмавын теләде.

9
мая 2015 г.
суббота
9 май көнне ветераннарыбыз район үзәгендәге парадта катнаштылар. Аларны район башлыгы А.В. Шадриков кабул итте, ветераннарыбызны бәйрәм белән котлады.

8
мая 2015 г.
пятница
8 май көнне Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән авылларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митиглар үтте. Җитәкчеләр һәм мәктәп балалары ветераннарны котлап исәнлек һәм бәхетле картлык теләделәр.

30
апреля 2015 г.
четверг

Работники межрайонного отдела надзорной деятельности по Буинскому и Дрожжановскому муниципальным районам УНД и ПР ГУ МЧС РФ по РТ в честь 70–летия Победы сделали  ветеранам особенный подарок. Они установили им датчики пожарной сигнализации. Такой «подарок» установил начальник отдела Марс Хамидуллин в доме ветерана  из села Новые Какерли Садыкова Ахата.-  Этот прибор мне будет помощником, с ним я буду спокоен ,- сказал Ахат ага, поблагодарив за такой подарок.

 


29
апреля 2015 г.
среда
Чәршәмбе өмәләре үтте

28
апреля 2015 г.
вторник
Семинар - совещание для глав поселений

26
апреля 2015 г.
воскресенье

 Спартакиада пенсионеров


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International