НОВОСТИ


21
мая 2016 г.
суббота

Авыл җирлегендә шимбә өмәләре дәвам итә. Бүген дә урман полосалары чистартылды.


18
мая 2016 г.
среда
Көнкүреш  калдыкларын җыю полигоннарын чистарттык.

12
мая 2016 г.
четверг

На этой спартакиаде участвовали пенсионеры нашего сельского поселения и заняли призовые места. На беге 200 м Низаметдинова Резида Мансуровна заняла 2 место и 3 место по стрельбе заняла Миначева Райня Бариевна. От души поздравляем наших пенсионеров – спортсменов!


8
мая 2016 г.
воскресенье

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле авылдашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт безнең истә.

Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын күңелемнән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Бөек Җиңү көне белән!

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы  Радик Мухаметзянов

 


7
мая 2016 г.
суббота

Экологик ике айлык кысаларында авыл урамнарын тәртипкә китерү дәвам итә.


4
мая 2016 г.
среда

3 май көнне җирлектәге барлык сугыш ветеранннарына һәм сугыштан исән кайтып үлүчеләрнең тыл хатыннарына Татарстан Президентының бүләкләре тапшырылды.


30
апреля 2016 г.
суббота

В день, символизирующий солидарность и дружбу всех людей, хочется пожелать весеннего тепла, энтузиазма, побольше ярких идей и творческих успехов во всех начинаниях. Пусть эти дни пройдут в бодром, веселом настроении, ярких событиях, в кругу близких и родных. Здоровья, счастья, любви.


26
апреля 2016 г.
вторник

“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында эшебезне дәвам иттереп, “Георгий лентасы”  көнендә  иң элек укучылар обелиск янында             Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  Шуннан соң 5,8 нче сыйныф укучылары тарих укытучысы И.З.Закиров, ветераннар советы җитәкчесе Р.А.Замалтдинов белән бергәләп Ахат Каюм улы Садыковларга бардылар. Алар ветеранны гомер бәйрәме белән котлап, истәлек бүләге тапшырдылар һәм Георгий лентасы тактылар. Истәлек өчен фотога төштеләр.

 Георгий лентасы тыл ветераннарына да тапшырылды.

 


25
апреля 2016 г.
понедельник

Хөрмәтле Әхат Каюм улы!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Җан тирбәлеше яктылыкка, илаһи кояш нурына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклибез сине. Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык. Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет. Күңелең күгендә көн дә кояш, көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.

 


20
апреля 2016 г.
среда

Уважаемые работники, депутаты и ветераны  органов местного самоуправления!

Примите искренние   поздравления с Днем местного самоуправления!

 Пусть все желания исполнятся и сбудутся давние мечты. Пусть чаще встречается честность и отзывчивость, открытость и надежность. Пусть все поставленные задачи решатся и максимально удовлетворят потребности. Здоровья вам, бодрости духа, оптимизма, верных друзей и искренней взаимопомощи!

Глава Новоишлинского селского поселения  Радик Мухаметзянов

 


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International